Түбән Кама волонтерлык үзәге хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен акча җыя башлады
Түбән Кама волонтерлык үзәге хәйриячеләр өчен исәп-хисап счеты ачты һәм хәрби хезмәткәрләргә, мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен акча җыя башлады.
Иганә акчаларын «Түбән Кама волонтерлык үзәге»нә күчергәндә, барлык реквизитларны хатасыз тутырырга кирәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Хәзер «добро-нк.рф» сайты эшләнелә. Анда үзәкнең эше һәм ярдәм күрсәтү турында тулырак белергә, шулай ук акчаны тоту турындагы хисап белән танышырга, мобилизацияләү турында популяр сорауларга җавап табарга мөмкин булачак.