Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2023 елга кайбер программаларны озайтты
Россиядә гражданнарны эш белән тәэмин итү буенча кайбер программалар 2023 елга озайтылачак. Бу хакта РФ Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, «эштән азат итү куркынычы булган 123,3 мең хезмәткәр дәүләт тарафыннан финансланган вакытлыча эшләрдә катнаша алачак. Сәнәгать предприятиеләренең 13 мең хезмәткәре яңадан белем ала алачак».
Моннан тыш, мәшгульлек хезмәтендә теркәлгән 40 меңнән артык кеше түләүле җәмәгать эшләрендә катнаша һәм өстәмә керем ала алачак (эшсезлек буенча пособиедән тыш).
Моннан тыш, яңа елда түләүсез уку программасы һәм эшкә субсидия бирү программасы эшләвен дәвам итәчәк.