igelek.tatar сайты аша Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм итеп була
«Игелек-Доброта» фондының https://igelek.tatar/ сайтында Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше өчен акча күчерү мөмкинлеге булдырылды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Теләгән һәр кеше әлеге зур мөселман гыйбадәт йорты проектын гамәлгә ашыру өчен сайт аша турыдан-туры үз өлешен кертә яки шунда ук күрсәтелгән банк реквизитлары буенча акча күчерә ала.
Тере (кәгазь) акчаларны сәдака тартмаларына салырга мөмкин, алар «Игелек-Доброта» фонды (Батурин ур., 7А) һәм Татарстан мөфтияте (Габдулла Тукай ур., 38) биналарына куелды, диелә хәбәрдә.