Минзәлә районында 54 яшьлек ир-ат мунчада янгында һәлак булган
Бүген республиканың Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында янгын чыккан. Бу турыда 13.31 сәгатьтә 101 номерына хәбәр килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.
Урында ачыкланганча, ут кечкенә шәхси мунча һәм кухняның бер өлешенә капкан.
13.54 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Ул 21 квадрат метр мәйданга зыян китергән. Янгында 54 яшьлек ир-ат һәлак булган. Моннан тыш, 84 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, аны хастаханәгә салганнар. Янгынның сәбәпләре ачыклана.