Югары уку йортларына елына ике тапкыр террорга каршы күнегүләр үткәрергә куштылар
Россия югары уку йортларына елына ике тапкыр террор куркынычын кисәтү буенча күнегүләр үткәрергә куштылар, дип белдерде вице-премьер Дмитрий Чернышенко. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Югары уку йортларына уку елы дәвамында кимендә ике тапкыр террор куркынычын кисәтү буенча инструктажлар һәм күнегүләр үткәрергә күрсәтмә бирелде. Аларда студентларның катнашуы мәҗбүри. Һәрбер җаваплы зат гадәттән тыш хәл килеп туган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл белергә тиеш. Күнегүләр кысасында Мәгариф министрлыгы тарафыннан булдырылган алгоритмнарны барлык хезмәтләр, шулай ук югары уку йорты администрациясе һәм студентлар төгәл үтәргә тиеш», - диде Чернышенко.