Түбән Кама мәктәпләрендә театр түгәрәкләре ачарга планлаштыралар
Түбән Камада Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән, «Мәктәп классикасы» федераль проектының беренче этабы эшли башлады. Аның бурычы – илдә мәктәп театрларын үстерү. «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе мәктәп театрлары системасын эшләү эшенә кушылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
ТР Мәгариф министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе вәкилләре «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендә Түбән Кама мәктәпләрендә театр түгәрәкләренең кураторлары булырга теләүчеләр белән әңгәмә үткәрде. 84 кандидатның 23е сайлап алынды.
Булачак кураторлар белән интенсив үткәреләчәк. Аның кысаларында аларга Россиянең әйдәп баручы театр осталарыннан белемнәр һәм тәҗрибә тапшырылачак.
«Бу алым безнең балалар белән системалы эш алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге театрга керү балаларыбызга тагын да социальләшкән, белемле һәм рухи яктан баетылган булырга мөмкинлек бирер, дип ышанам. Бу эшкә әйдәп баручы белгечләребез кушылуына мин бик шат», – дип ассызыклады ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.
Дмитрий Туманов ел дәвамында «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең яшьләр белән эшләү буенча белгечләрнең мәктәп театрлары кураторларына консультатив ярдәм күрсәтәчәген билгеләп үтте.
«Сайлап алынган кураторлар хәзер дә мәктәпләрдә түгәрәкләр алып бара, әмма аларның база театр белеме дә юк. Еш кына мәктәпләрдә театр түгәрәкләре үзешчән дәрәҗәдә алып барыла. Безнең бурыч - республика балаларына һөнәри якын килүне тәэмин итү, ә театр сәнгатенең дүрт баганасы – Константин Станиславский, Евгений Вахтангов, Михаил Чехов һәм Всеволод Мейерхольд турында нигезле белемнәр бирү», – дип концепция турында сөйләде Дмитрий Туманов.