Сәламәтлек саклау министрлыгында Covid-урыннарны бетермәү сәбәбен аңлаттылар
Татарстанда Covid - урыннарының якынча 11 проценты буш тора.
«Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, хәзер Covid-бүлекчәләрдә ачылган урыннар саны даими булып кала бирә, әмма аларны ябу тенденциясе бар.
«Бездә йогышлы хастаханәдә билгеле бер санда урыннар бар, анда Covid-19 инфекциясе белән авыручыларны гына салалар. Без аларны яба алмыйбыз. Бу урыннарда кемне дәваларга? Әгәр нинди дә булса вакытлычы ачылган йогышлы авырулар госпиталендә аз гына урыннар булдырабыз икән (мисал өчен, районнарның берсендә 15 урын ачабыз), бу пациентны 120-150 чакрым ераклыкка алып бармыйча гына ярдәм күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итү өчен эшләнә», - дип сөйләде Владимир Жаворонков.
Министр урынбасары сүзләренчә, бу 15 урында биш кеше булса да, калган 10 урынны япмаячаклар, чөнки бу үз реанимация койкалары булган бердәм блок.