Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2022

Казанда татар биюен үстерү буенча «ӘйдәБас» дигән түләүсез остаханә булачак

0

«ӘйдәБас» проекты – берләшү, илһам алу, камиллеккә омтылу. Проектның катнашучыларына татар биюенең бөтен матурлыгын, көчен күрсәтергә һәм аларны үзенчәлекле куелышларга илһамландырырга телибез», - диде остазлар.

1-6 ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында педагоглар һәм хореографлар өчен татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча түләүсез уку-укыту атнасы башлана. Чара «Калеб» яшьләр җыены кысаларында үткәрелә.

  • «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» – Россиянең алты төбәгеннән килгән экспертларның татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча остаханәләрендә катнашу һәм үз коллективың белән проектның май аенда Кариев театрында узачак йомгаклау концертында чыгыш ясау мөмкинлеге», - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Проектның остазлары – «Дәрман» татар биюе студиясе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсумҗанова һәм «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең сәнгать җитәкчесе, режиссеры, социаль проектлар авторы Неля Суркина.

«Педагогларны һәм хореографларны туплаган берләшмә булдырасы килә. Безнең өчен ул үзара тәҗрибә белән уртаклашу, камилләшү, проблемаларны хәл итү урыны булыр иде. Минем өчен «ӘйдәБас» проекты – берләшү, илһам алу, камиллеккә омтылу. Проектның катнашучыларына татар биюенең бөтен матурлыгын, көчен күрсәтергә һәм аларны үзенчәлекле куелышларга илһамландырырга телим, - диде проектның җитәкчесе Сәидә Миңнебаева.

Проектның остазы Алсу Мәгъсумҗанова, әйтүенчә, бүгенге көндә татар биюенең төбәк үзенчәлекләрен чагылдырган уку-укыту материаллары аз. «Педагогларның һәм хореографларның игътибарын шуңа юнәлтеп, әлеге үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм аларның нигезендә яңалыкка омтылырга этәрәсе килә. Миллилекне сакласак, җирдә ышанычлырак басып торачагыбызга ышанам», - диде ул.

«ӘйдәБас» проекты – татар биюен камилләштерүнең беренче адымы, аны өйрәнү методикасын һәм программасын булдыру. Кем белә, бәлки без кемне дә булса татар биюе юнәлешен тирәнтен өйрәнергә һәм фәнни хезмәтләр язарга илһамландырырбыз», - ди Алсу Мәгъсумҗанова.

«ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» проекты «ТАВРИДА.АРТ» Арт-кластеры «Таврида» фестивале кысаларында физик затлар арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында хупланды, диелә хәбәрдә.

«ӘйдәБас» остаханәсендә катнашу өчен 23 октябрьгә кадәр шушы сылтама буенча гариза җибәрергә кирәк.

  • «Быел 15 апрельдә Кариев театры «Татар биюе: кичә, бүген, иртәгә» темасына түгәрәк өстәл оештырган булган. Әлеге сөйләшүдән соң татар биюенә битараф булмаган яшьләр бу юнәлештә тагын да активрак эшли башлый, «Калеб» яңа буын җыены кысаларында «Дәрман» бию студиясе оеша, «ӘйдәБас» проекты барлыкка килә.





Губернаторы России
Москва

В Москве выбрали лучших педагогов в рамках городского конкурса — Собянин





Москва

ONYX отправляется в Большой тур по России


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин анонсировал большую летнюю спортивную программу



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

«Петя и Волк»: премьера спектакля Игоря Бутмана и Константина Хабенского на Moscow Jazz Festival




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Волонтеры Президентской академии в Санкт-Петербурге вносят свой вклад в развитие и повышение доступности спорта для граждан

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России

Представители KAMA TYRES приняли участие в 57-й легкоатлетической эстафете


Ролан Гаррос

Парижские сюжеты: Медведев играл в кошки-мышки, Котов творил историю, Калинская заставляла нервничать Синнера



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Киев

Белый дом признал причастность к выработке «формулы мира» Киева



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России