Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2022

КФУ студентлары Муса Җәлил һәм Рәхим Саттар шигырьләрен дөнья халыклары телендә укыды

0
КФУ студентлары Муса Җәлил һәм Рәхим Саттар шигырьләрен дөнья халыклары телендә укыды

«Яшь буын Муса Җәлил, Рәхим Саттар кебек шәхесләр белән горурланырга тиеш. Аларның язмышы тарихта каһарманлык символы булып кабул ителә», - диде Рәдиф Җамалетдинов.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясендә Бөек Ватан сугышы чоры шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Рәхим Саттарның шигырьләрен татар, рус, чуваш, башкорт, казах, төрек һ.б. телләрдә яңгыратты.

  • Конференция шагыйрь-сугышчы Рәхим Саттарның тууына 110 ел һәм Муса Җәлил музей-фатирына нигез салуга 40 ел тулуга багышланган. Оештыручылар – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музей-фатиры. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән галимнәр мәңгелек темалар – батырлык, патриотизм, гражданлык позициясе турында фикер алыша.

«Җәлил укулары»ның Казан федераль университетында үткәрелүе традициягә әйләнде. Муса Җәлил иҗатын пропагандалауга безнең уку йорты галимнәре өлеш керткән: Нил Юзиев, Рафаэль Мостафин, Роберт Мөхәммәтов, Әбрар Кәримуллин, Тәлгат Галиуллин һ.б. Хәзерге вакытта университетта бөек шагыйрьнең бай мирасын өйрәнү буенча зур эш алып барыла», - диде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Аның әйтүенчә, конференциянең эшчәнлеге, географиясе киңәя. «Яшь буын Муса Җәлил, Рәхим Саттар кебек шәхесләр белән горурланырга тиеш. Аларның язмышы тарихта каһарманлык символы булып кабул ителә. Аларның әсәрләрен һәр буын үзенчә кабул итә. Муса Җәлил һәм Рәхим Саттар иҗатлары, тормыш юллары барыбыз өчен үрнәк, киләчәктә дә бу чараларны бергәләп үткәрербез дип өметләнәм», - диде директор.

Татарстан Милли музейның генераль директоры Алисә Вяткина «Җәлил укулары» конференциясенең тарихы бай булуын билгеләп үтте. «Җәлилчеләрнең каһарманлыгы, иҗаты дөньяның төрле нокталарында яшәгән кешеләрнең йөрәкләрендә яши бирә. Ватаныбызның иң яхшы улларының тарихын һәм хәтерен саклап калу безнең өчен бик мөһим», - диде ул.

Фәнни-гамәли конференциядә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлил кунакларны видеоэлемтә аша сәламләде. «Мин чыгышларның темалары белән танышып чыктым һәм аларның төрлелеге, кызыклы булулары сокландырды. Катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтемне, сәламемне җибәрәм», - диде ул.

«Биредә Муса Җәлилне, аның көрәштәшләрен, фронтовик-язучыларның иҗатлары, тормыш юллары өйрәнүдә яңа яктан ачыла. Конференция студентларны, яшь галимнәрне җәлеп итә. Шанлы тарих сәхифәләренә яңача карарга мөмкинлек бирә. Безнең берлектә дә «Үлемсез әдәби полк» дигән проект башланды. Аның кысаларында Муса Җәлилнең 1944 елда Казанда басылган «Окоптан хатлар» китабын таптык. Бу зур табыш булды», - Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова.

«Республикада Муса Җәлилнең исемен, мирасын, истәлеген мәңгеләштерү максатында бездә бик күп чаралар уздырыла. Аларның формалары үзгәрә, эчтәлеге тирәнәя. Географиянең киңәя баруы да сөендерә. Конференция яңа ачышлар, табышлар һәм казанышлар белән тулып торсын», - диде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Ләйсән Гарифуллина.

Конференциянең ачылышы вакытында Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләрен» һәм сугышчы шагыйрьләрнең кулъязма дәфтәрләрен чыгару хокукы Татарстанның документаль фонды сакчысы Лилия Гөбәева һәм Шамил Хаматовка бирелде. Алар аны Суворов училищесының иң яхшы тәрбияләнүчеләре озатуында чыгарды.

Алга таба «XXI гасыр әдәби-эстетик фикере призмасы аша фронтовик шагыйрьләрнең әдәби мирасы» дигән фәнни секция эшли башлады. Җәлил укулары нәтиҗәләре буенча җыентык чыгуы планлаштырыла.





Губернаторы России
Москва

Собянин: На городском вокзале Зеленоград — Крюково появился еще один переход





Москва

Всеармянский союз «Гардман-Ширван-Нахиджеван» осуждает лживое заявление президента Азербайджана Алиева


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: На городском вокзале Зеленоград — Крюково появился еще один переход



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Сергей Арутюнов

Исполнитель хита “На Заре 2020” Сергей АРУТЮНОВ оживил ещё один хит из 20-го века и выпустил песню “Лететь” вместе с её создателями - группой Амега.




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Четырёх футболисток самарских "Крыльев" сняли с поезда за дебош

На ВДНХ пройдет Удмуртский национальный праздник Гербер

Онлайн-лекторий «Иннагрика»: подкасты с учеными и экспертами об агротехе доступным языком


Андрей Рублёв

Теннисист Рублев объяснил, почему проиграл сет в первом круге "Ролан Гаррос"



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

В МЧС предупредили об аномальной жаре в Москве в ближайшие дни



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России