Миңнеханов «Юл-2022» форумында: Без төбәктә челтәр төзү тәҗрибәсен уртаклашырга әзер
Татарстан алга киткән транспорт инфраструктурасын булдыру, шул исәптән төбәк терәк челтәрен формалаштыру буенча да зур тәҗрибәсен илнең башка төбәкләре белән уртаклашырга әзер. Бу хакта Казанда «Юл-2022» форумында пленар сессия барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан сәнәгать буенча алга киткән төбәк булып тора. 2022 елда республиканың тулай төбәк продуктының 3,7 трлн сум дәрәҗәсенә ирешү планлаштырыла. Төяп җибәрелгән продукция күләме 4,4 трлн сум дәрәҗәсендә көтелә, ә төп капиталга инвестицияләр ел ахырына 750 млрд сумга җитәргә мөмкин.
«Бу нәтиҗәләр заманча транспорт инфраструктурасына бәйле. Бүген республикада юллар челтәре 40 мең километрдан артып китә, юл хуҗалыгы объектларын модернизацияләү дәвам итә», - дип мөрәҗәгать итте пленар утырышта катнашучыларга Татарстан Президенты.
Ул искәрткәнчә, федераль хакимият ярдәме белән республикада зур инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла. Биредә иң мөһиме - Идел аша күперне үз эченә алган М12 юлы участогын төзү. Төбәкнең башка юл проектлары белән бергә алар Россиянең гомуми юл инфраструктурасында терәк ноктасы булып тора.
Татарстан Президенты төбәк юлларын үстерүгә һәм модернизацияләүгә аерым тукталды, алар предприятие, шәһәр һәм республика авыл җирлекләрен нәтиҗәле челтәргә тоташтыра.
«Юл инфраструктурасының мөһимлеген аңлап, без республиканың терәк челтәрен формалаштырдык. Аның нигезен район үзәкләрен һәм республика башкаласын тоташтыручы юллар, зур сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туристлык объектларына, шулай ук Татарстан һәм күрше төбәкләр арасындагы магистральләр тәшкил иткән. Без төбәктә терәк челтәр формалаштыру буенча үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.