Хөснуллин Россия төбәкләренә декабрьгә кадәр 5 еллык юл программасын эшләргә кушты
РФ субъектлары юл төзелеше буенча төбәк программаларын эшләүне быелның 1 декабренә кадәр төгәлләргә тиеш. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Казанда «Юл-2022» форумы кысаларында РФ юл хуҗалыгын тотрыклы үстерү буенча пленар утырышта губернаторларга шундый йөкләмә бирде.
«1 декабрьгә кадәр бу эшне тәмамларга кирәк. Безгә бәйләнгән терәк челтәре кирәк, моның барысы да электрон рәвештә булырга тиеш. Киләсе елның беренче кварталында ук электрон карта булырга тиеш, анда илдә яшәүче һәр кеше кайда, кайчан һәм нәрсә төзелүен аңлый алачак», - дип белдерде РФ вице-премьеры.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Россия Федерациясенең 35 субъекты әлеге программаларны тулысынча төгәлләде, тагын 36 субъект проектлары карау стадиясендә һәм калган 13е эшкәртүдә.
Россиянең юл эшчәнлегенең биш еллык планы берничә йөз чараны үз эченә ала, финанслауның гомуми күләме 13 трлн сумнан артып китә. Бу, гомумән алганда, 100 мең чакрымнан артык юлны яңартырга мөмкинлек бирәчәк.