Татарстан мобилизацияләнүчеләр өчен җылы киемнәр, бензин пычкылары сатып ала
Татарстан Хөкүмәте мобилизацияләнүчеләр өчен сатып ала торган әйберләр исемлеге «Татар-информ»га билгеле булды.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар ихтыяҗлары өчен республика күп итеп резинланган эш перчаткалары, махсус оекбашлар, эчке кием һәм саклый торган төстә трикотаж футболкалар сатып алачак.
Шулай ук исемлектә трикотаж шапка, термокием комплектлары, 10-20 литр сыйдырышлы су үткәрми торган капчыклар, рейд капчыклары, армиядә кулланылар торган утыргычлар, яңгыр үткәрми торган кием бар.
Моннан тыш, мобилизацияләнүчеләр өчен эш кораллары (плоскогубцы, отверткалар җыелмасы, чүкеч), изолента, эретеп ябыштыручы битлеге, эретеп ябыштыру аппараты, бензин пычкысы һәм дизель генераторлары сатып алалар.
Татарстан хакимияте хәрбиләргә куелган бурычларны нәтиҗәле үтәү өчен, РФ Саклану министрлыгы тәэмин итүенә өстәмә рәвештә кирәк булганның барысын да оператив рәвештә сатып ала. Татарстан җитәкчелегенең позициясе - хезмәт урынында мобилизацияләнгәннәргә кирәк булырга мөмкин барлык кирәкле әйберләрне сатып алу. Кирәк-яраклар бюджет хисабына сатып алына.
«Татар-информ» чыганагы ассызыклаганча, Татарстан хакимияте мобилизацияләнгән кешеләрне әзерләү йөкләмәсен гаиләдән алу карарын кабул итте һәм алар өчен тагын нәрсә дә булса җыюны тыйды.