Миңнеханов һәм Хөснуллин «Юл-2022» күргәзмәсендә М12 юлы экспозициясен карады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин «Юл-2022» күргәзмәсендә М12 трассасына багышланган экспозицияне карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мәскәү - Казан - Екатеринбург» стратегик маршруты павильонында алар территорияләре буенча федераль трасса узачак төбәкләр экспозицияләрен карады, шулай ук төзелеш эшләре темплары белән танышты. Аерым алганда, мөхтәрәм кунаклар Татарстан, Чувашия Республикасы һәм Свердловск өлкәсе стендларында булды.
Аннары Марат Хөснуллин, Игорь Левитин һәм Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Владимир өлкәсендә М12 трассасының беренче участогын ачу тантанасында катнашты.