Зәйнең Югары Пәнәче мәдәният йортында борынгы эш кораллары музее ачарга җыеналар
Зәй районының Югары Пәнәче авылы мәдәният йортына авылдашлары истәлекле ядкарьләр алып килүне дәвам итә.
Йон эрли торган кабаны Зөлфирә апа Һадиуллина бүләк иткән. Һәр каба үзенчә уңайлы итеп эшләнгән. Шушы кабалар белән күпме йон эрләнеп, оекбаш, бияләйләр бәйләнгән. Мәдәният йортына килгән апалар үткәннәрен искә төшерә. Каба белән бәйле вакыйгалары хәтерләренә килә.
«Язгы йонны гына эрлиләр, чөнки көзгесен эрләп булмый, кыска ул. Анысы итек басу өчен генә ярый. Йонны язу әллә ни авыр эш түгел, чүпләрен аласың, кабартасың. Иң катлаулысы – эрләү. Каба – йон эрләү җайланмасы. Аның очына тимер энә беркетелә. Бу йон кабадан төшеп китмәсен өчен кирәк. Кайбер якларда каба энәсез дә булырга мөмкин»,- ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Фото Югары Пәнәче мәдәният йортыннан.
Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/iugary-panace-madaniiat-iortynda-muzei-acmakcylar