Яшел Үзән районында мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр
Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшәүче бер ханым Башкарма комитетка утын сатып алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Ул мич белән җылытыла торган йортта яши һәм улы мобилизацияләнгәнлектән кышка кадәр утын әзерләргә өлгермәгәннәр. Бу турыда «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
Бу анага «Тәҗрибәле урман хуҗалыгы» оешмасы ярдәм күрсәтәчәк. Киләсе атнада ук аңа туралган һәм ярылган каен утыны китереләчәк. Алга таба барлык кирәкле ярдәм дә күрсәтеләчәк.