Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2022

Әгерҗе районы мәгариф системасына 95 ел тулу уңаеннан бәйрәм булды

0
Әгерҗе районы мәгариф системасына 95 ел тулу уңаеннан бәйрәм булды

Әгерҗе районы мәгариф системасына 95 ел тулу уңаеннан узган бәйрәм тантанасының башыннан ахырына кадәр «Үткәннән башка киләчәк юк» дигән фикер кызыл җеп булып сузылып барды. Шул ук вакытта әлеге кичә укытучыны зурлау, аның катлаулы хезмәтенә дан җырлау чарасына да әверелде. Бу турыда «Әгерҗе хәбәрләре» хәбәр итә.

Юбилей бәйрәменә килүчеләр тантана башланганчы район мәдәният сарае фойесында әзерләнгән «Тарих этаплары, вакыйгаларның тере альманахы» дип аталган күргәзмәне карады. Биредә мәгариф оешмасының 95 еллык тарихы ун кластерга, ягъни ун чорга бүлеп тәкъдим ителде. Беренче кластер, «Наданлыкны бетерергә!» дип аталып, 30нчы елларны үз эченә алса, соңгысы «Алга, киләчәккә!» дигәне, хәзерге заман мәктәбен тасвирлады.

Бәйрәм барышында да тамашачылар район мәгариф системасының 95 ел эчендә үткән катлаулы да, шул ук вакытта данлы да юлы белән танышты. Гомумән, чара барышында мондый тарихи мизгелләр бик күп булды. 95 ел ара, ил тарихы белән бәйләнеп, аның агышында мәгариф системасының тоткан роле бәяләнде. Һәр этап турында сөйләгәндә хезмәт һәм тормыш юллары район мәгариф системасы белән бәйле булган шәхесләр искә алынды.

Алар арасыннан бәйрәмгә кунак итеп чакырылганнары да бар иде. Күпләре бу көнне сәхнәгә күтәрелделәр йә сүз алдылар. Менә алар: педагогик династияләр вәкилләре, ветеран-педагоглар, мәгариф системасында озак еллар эшләгән җитәкчеләр, район мәктәпләрен төрле елларда тәмамлап районыбыздан читтә һәм туган төбәкләрендә хезмәт куючы күренекле якташлар, укытучылар, тәрбиячеләр, методистлар, педагог-оештыручылар, ата-аналар, укучылар...

«Мин бүген сезнең арада булуыма бик сөенәм һәм бәйрәмне оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм», – диде 1985-1999 елларда район мәгариф идарәсе белән җитәкчелек иткән Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Шәфкать Халиков.

«Без тормышта үз юлыбызны тапканбыз икән, бу сезнең дә уңышыгыз, хөрмәтле укытучыларыбыз. Мәктәптә укыганда төрле имтиханнар тапшырып, алар өчен төрле билгеләр алганбыздыр. Ә менә тормыш дип аталган имтиханны «5»ле билгесенә биргәнбез икән, монда укытучының роле бәяләп бетергесез. Рәхмәт сезгә!», – диде якташыбыз, «ТАТМЕДИА» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина мәгариф системасы хезмәткәрләренә тарихка сакчыл караш булдырулары өчен тирән хөрмәтен җиткерде.

Данлыклы «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, районның мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары, район мәдәният сарае сәхнә осталары тамашачыларны матур да, үзенчәлекле дә чыгышлары белән сөендерделәр. Танылган автор-башкаручы Гүзәлиянең якташыбыз Эльвира Әхмәтова сүзләренә язылган җырларны башкаруы да бәйрәмнең матур бер бизәге булды.





Губернаторы России
Москва

В мэрии Москвы рассказали о новых маршрутах круизных теплоходов





Москва

Приём подолога в Первом Даниловском медицинском центре


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин сообщил о сбитом на подлете к Москве беспилотнике



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Пётр Чайковский

В день рождения Петра Чайковского на выставке-форуме «Россия» выступил квартет из Удмуртии




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Развод на договорных матчах: схемы, риски и пути предотвращения

Поцарапанному пандой Катюшей киперу подарили футболку с извинениями

Монсон заявил, что его спортивная карьера практически завершена


WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Магнит

В Сыктывкаре лихач на «Газели» сбил 94-летнего пешехода возле «Магнита»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России