Түбән Камада кул эше осталары мобилизацияләнүчеләр өчен оекбашлар бәйли
Түбән Кама рус җәмгыяте каршындагы «Хуҗабикә» ял һәм аралашу клубының кул эше осталары махсус операциядә катнашучы якташларына ярдәм итәргә булды. Олы яшьтәге түбәнкамалылар мобилизацияләнгән ир-егетләргә тапшыру өчен җылы оекбашлар бәйли.
Һәр пар бәйләнгән әйберләргә игелекле теләкләр язылган хат, кофе, балалар кремы салыначак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Кул эше осталары «Нефтехимик» хоккей клубына рәхмәт белдерә. Хоккей клубы 200дән артык җеп тапшырган. Шулай ук җепне кул эше осталары үз акчаларына да сатып алган.
Оекбашларны җибәрү 14 октябрьгә планлаштырыла. «Боевого братства» егетләре посылкаларны илтеп тапшырачак.
Мондый игелекле эштә һәр түбәнкамалы ярдәм итә ала. Җепләрне Халыклар дуслыгы йортында кабул итәләр (Химиклар проспекты, 74б, 207 бүлмә). Аннан кул эше осталары оекбашлар бәйләячәк.