Актанышта Ленар Шәехның иҗатына багышланган кичә үтте
Актаныш үзәк китапханәсенең уку залында күренекле язучы һәм шагыйрь Ленар Шәехның юбилее уңаеннан «Татар шигъриятенең шәехе!» дип аталган әдәби сәгать узды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чарада район техникумы студентлары катнашты. Китап күргәзмәсе һәм аңа күзәтү тәкъдим ителде. Китапханәчеләр һәм яшьләр шагыйрьнең яраткан шигырьләрен укыды. Бу чара һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды, әдипнең иҗатына тагы ныграк һәм көчле кызыксыну уятты, диелә хәбәрдә.