30дан артык өлкән яшьтәге хатын-кызны үтергән ир-ат суд каршына басты
Әбиләрне буып үтереп йөрүчегә бәйле җинаять эше буенча Татарстан Югары судында тыңлаулар башланды. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә – Казанда яшәүче 40 яшьлек Радик Таһиров.
Гаепләнүчегә «үтерү һәм үтерергә тырышу», «талау» кебек берничә маддә буенча гаеп белдерелгән. Җинаять эше 847 томны һәм алтмыштан артык эпизодны үз эченә ала. Үтерүче корбаннары арасында Казан, Уфа, Самара һәм Үзәк, Идел буе һәм Урал федераль округларының башка шәһәрләреннән 30дан артык өлкән яшьтәге хатын-кыз бар. Тагын өчесе исән калган.
Бүген суд залына дистәләгән кеше – һәлак булган өлкән яшьтәге хатын-кызларның якын туганнары килде.
«Мондый гамәлләр кылу өчен кешенең башында нәрсә булырга тиеш? Гомумән, мондый адымга ничек барып була?» – диде Таһировның соңгы корбаны дип фаразланган хатын-кызның кызы. Аның әнисе 2013 елның язында вафат булган.
Бүген процесс ябык режимда барды. Таһировның тикшерү изоляторында булу вакытын тагын ярты елга озайтырга ниятлиләр.
Тикшерү версиясе буенча, җинаятьләр 2011-2013 елларда кылынган. Таһиров бер схема буенча эшли – социаль хезмәткәр яки слесарь сыйфатында пенсионерлар фатирына керә, аларны буып үтерә һәм кыйммәтле әйберләрен алып чыгып китә.
Җинаятьчене күп еллар таба алмадылар. Бу вакыт эчендә тикшерүчеләр 10 меңнән артык кешене тикшергән һәм биш меңнән артык экспертиза ясаган.
Таһировны 2020 елның декабрендә Казанның Дәрвишләр бистәсендә тоткарладылар. Аның корал саклау һәм урлау өчен хөкем ителгән булуы билгеле. Әгәр дә аның гаебе исбатланса, аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.