Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2022

Апаста «Татмедиа»ның «Апас-информ» филиалы ачылды

0
Апаста «Татмедиа»ның «Апас-информ» филиалы ачылды

«Сезгә Татарстан Президентының хөрмәте зур, бу Сезгә зур бәя», - диде Шамил Садыйков.

Апас районында «Татмедиа»ның «Апас-информ» филиалы эшли башлады. Филиал 1972 елда төзелгән бинада урнашкан, ул бүген төзекләндерүдән соң ачылды.

«Апас халкы бик бәхетле халык. Авыз тутырып туган телегездә сөйли аласыз, социаль челтәрләрдә эшлисез. Уңышлы, нәтиҗәле эшли торган башлыкны кайдан табып булыр иде? Бер генә районда да зур суммага ремонтланган филиал юк. Сезгә Президентның хөрмәте зур, бу Сезгә зур бәя. Безнең бурыч - чын мәгънәсендә халыкчан газета эшләү һәм шул юнәлештә эшләүне дәвам итү», - диде ачылышта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

«Апас-информ» филиалы җитәкчесе Гүзәл Хилавиева сүзләренчә, бина иске, таушалган булган. «Салкын иде, район башлыгыбыз безнең нинди шартларда эшләгәнебезне күрде һәм Президентка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бик рәхмәтлебез. Якты, матур, төзек, бөтен уңайлыклары булган бина булдырдылар», - диде ул.

Бинаны биш ай эчендә эшләп чыкканнар. Филиалда барлыгы 17 хезмәткәр эшли. «Хәзер монда бәйрәмгә килгән кебек йөрибез, элек аппаратураны үз кулларыбыз белән ясарга, төзәтергә туры килә иде. Хәзер яңа компьютерлар, аппаратуралар урнаштырылды», - диде филиалның шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллина.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чараның зур вакыйга булуын билгеләп үтте. «Мондый шартларда журналистларның статусы үзгәрер, хөрмәте күтәрелер, эшләре җиңеләер, эшләве рәхәтрәк булыр дип уйлыйм. Матур, якты бинада эшләргә менә дигән шартлар тудырылган», - диде ул.

«Бинага төзекләндерү кирәк иде. Редакция бинасы 1972 елда төзелә башлый, 1973 елның октябрь аенда ачыла. Ул редакция һәм типографияне берләштерә. Шуннан бирле капиталь ремонт булмый. Хәзер бинабыз капиталь ремонттан соң ачылды. Газета Апас халкы белән безнең арада күпер булып тора», - диде Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин.

«Бүгенге көндә журналистларның функциясе үсте: алар халыкны тынычландыра да, киләчәккә омтылыш та булдыра. Иҗат үсеше телим», - диде «Татарстан - Яңа гасыр» телерадикомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

Илшат Әминов, шаярып, биредә корреспондент булып эшләргә калырга теләвен әйтте. «Ставка бирсәгез, корреспондент булып калам. Мондый урында эшләү үзе бер бәхет. Бу бүтән районнарга да үрнәк булсын иде», - диде ул.

Кунакларга яңартылган бинаны карады. Бинада «Йолдыз» газетасының беренче саны да урнаштырылган. Ул вакытта газета «Комбайн» исеме белән латин графикасында чыккан. Соңрак газетаның исеме «Тракторчы», «Бригадир», «Йолдыз» исеме белән чыга. Шулай ук диварда газетаның баш мөхәррирләре портретлары да куелган иде.

  • «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте «Апас-информ» филиалына «Йолдыз» (»Звезда») газетасы һәм «Апас хәбәрләре» телевидениесе керә. «Йолдыз» газетасы 1932 елдан, «Звезда» газетасы дубляж булып 1965 елдан чыга. 2007 елның 1 октябрендә «Татмедиа» оешкач барлык район газеталарын үз канаты астына туплый.
  • Газета атнага бер тапкыр җомга көнне чыга. «Идел пресс»та бастырыла. Филиалда 17 кеше эзли. Сайт, социаль челтәрләрдә барлык район, республика яңалыклары яктыртыла. Барлыгы 44 мең 881 язылучы бар. Тәүлеккә уртача 1500 кеше укый.
  • 2022 елның 13 апрелендә район башлыгы Айрат Җиһаншин инициативасы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзекләндерү эшләре башланып китә.
  • «Апас хәбәрләре» телекомпаниясе 2008 елның беренче июнендә оеша. Тапшырулар «ТНВ» каналында күрсәтелә.




Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о сбитом на подлете к Москве беспилотнике





Москва

Снег повалил допетровскую иву в «Аптекарском огороде» в Москве


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: фронтовики и труженики тыла внесли бесценный вклад в защиту Родины



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Black Sabbath

Как бы это звучало, если бы Black Sabbath записали песню Долли Партон (Dolly Parton) "Jolene"?




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Футбольный турнир «Вызов» для студентов станет частью праздничных мероприятий ко Дню Победы

Поцарапанному пандой Катюшей киперу подарили футболку с извинениями

Федерация бокса России почтила память героев в День Победы в Чехове


Виктория Азаренко

Азаренко: Я из среды, где не принято говорить о своих чувствах, поэтому пришлось учиться



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Собянин: в Подольске отразили атаку летевшего на Москву дрона ВСУ



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России