Яшел Үзәннең Олы Яке авылында Алма бәйрәмен билгеләп үткәннәр
Яшел Үзәннең Олы Яке мәдәният йортында «Алма» бәйрәме узды. Бу турыда «Яшел Үзән» хәбәр итә.
«Бәйрәмгә авылның унган-булган апалары алмадан кайнатма, компот, күп төрле камыр ризыклары алып килде. Кеше организмы өчен файдалы үзенчәлекләре турында фикер алыштык. Кичәбез чәй табыны артында күңелле уеннар белән дәвам итте», - дип сөйли Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.