Пенза өлкәсенең Салман авылы мәчетенә имам сайладылар
14 октябрьдә Пенза өлкәсенең Исса районы Салман авылы мәчетендә, җирле мөселманнар үтенече белән, Пенза һәм Сура шәһәрләре имамы Йосыф хәзрәт Бибарсов җыелыш үткәрде, анда авыл мәчете рәисен һәм имамын сайладылар. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җыелышта катнашкан барлык мөселманнарның бердәм карары белән Марат Сафиуллин Салман авылы мәчете рәисе һәм имамы итеп билгеләнде.
Пенза шәһәре имамы Йосыф хәзрәт билгеләп үткәнчә, сала кечкенә булуга да карамастан, авыл кешеләре үз көчләре белән мәчеттә төзекләндерү эшләре үткәргән.