Казанда Вишневский урамыннан Миллениумга кадәр зур бөке хасил булган
Бүген көндез Казанда Миллениум күперендә юл-транпорт һәлакәте булган: Вишневский урамы ягыннан хәрәкәт итә торган өч җиңел машина бәрелешкән. «Лада», «Мазда» һәм «Hyundai» машиналары бәрелешкәннән соң бер полоса ябылган.
«Авариядә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән», – дип аңлаттылар шәһәрнең ЮХИДИ хезмәтендә.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында зур бөке хасил булды. Бөке Вишневский урамнары белән Ершов урамнары киселешеннән башлана һәм Әмирхан урамына чыкканда гына тәмамлана.