Сәрия Сабурская: Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре үзләрен ялгыз хис итәргә тиеш түгел
Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сүзләренчә, Татарстан Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасын өлешчә мобилизация темасыннан башлавы мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә булган хөрмәтне күрсәтә.
«Юлламада бүгенге вазгыять белән бәйле сораулар күтәрелде. Президентыбызның юлламасын бу темадан башлавы мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә булган хөрмәтне һәм кайгыртучанлыкны күрсәтә. Гаиләләр дә борчыла, без дә алар белән бергә борчылып торабыз. Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына, иҗтимагый оешмаларга гаиләләргә ярдәм итү бурычын куйды. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре үзләрен ялгыз хис итәргә тиеш түгел. Без бергә булуыбызны күрсәтергә тиеш», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.