Россия укучыларын гольф уйнарга һәм кыяга менәргә өйрәтәчәкләр
Россия мәктәпләре өчен гольф, кыяга менү (скалолазание) һәм башка спорт төрләре буенча модульләр эшләнәчәк. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов сөйләде. Аның мәктәп спорт клублары форумында әйткән сүзләрен ТАСС язып чыккан. «Российская газета» шул турыда яза.
Министр хәбәр иткәнчә, быел бадминтон, фитнес-аэробика, җиңел атлетика, күчмә шахмат, триатлон һәм флорбол (залда хоккей) буенча өстәмә җиде модуль әзерләнгән.
Кыяга менү, тимераякта йөрү, биатлон, роликларда йөрү, теннис һәм гольф буенча модульләр киләсе елда эшләнәчәк.
Аның сүзләренә караганда, мәктәпләрдә йөзү, футбол, хоккей, регби, гимнастика, гандбол, самбо, дзюдо, шахмат буенча аерым модульләр барлыкка килгән инде.