Рөстәм Миңнеханов муниципалитет башлыкларына хәрби хезмәткәрләр реестрын төзергә кушты
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә мобилизацияләнгән кешеләренең гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Президенты моңарчы мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чараларын регламентлый торган Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары имзалануын билгеләп үтте.
«Бу – һәр балигъ булмаган балага 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү, балалар лагерьларына бушлай юлламалар, урта һәм урта махсус уку йортларында белем алучылар һәм студентларны бушлай кайнар аш белән тәэмин итү, балалар бакчасы өчен түләүне гамәлдән чыгару. Алга таба мобилизацияләнгән кешеләрне транспорт салымын түләүдән азат итүгә бәйле мәсьәләне тикшерәчәкбез. Дәүләт Советы аны карады, без законны имзалаячакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, социаль ярдәм чараларының киң спектры «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте линиясе буенча күрсәтелә.
«Эш системалы төс алсын өчен, район башлыкларына хәрби комиссариатлар белән берлектә үз зонасында булган, мобилизацияләнгән, сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кайткан хәрби хезмәткәрләрнең, югарыда искә алынган барлык категориядәге гаиләләрнең, әлбәттә, һәлак булганнарның гаиләләрен дә кертеп, реестрларын төзергә күрсәтмә бирәм», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
«Һәр гаиләгә барырга, аларга нинди ярдәм кирәклеген ачыкларга, волонтерлык штаблары эшен оештырырга, ярдәмнең адреслы чараларын күрергә кирәк. Бу мәсьәлә республика шәһәрләре һәм район җитәкчеләренең шәхси контролендә булырга тиеш», – дип искәртте ТР Президенты.