Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә рухи ярдәм күрсәтәләр
Россия мөселманнарының рухи лидеры, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән октябрь аенда Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү үзәге ачылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зур тормыш тәҗрибәсенә ия имамнар рухи-әхлакый әңгәмәләр үткәрә, мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның туганнарына үгет-нәсихәт бирә. Әлеге әңгәмәләр өчен аерым бүлмә каралган.
Рухи ярдәм үзәге Мәскәү Җәмигъ мәчетенең беренче катындагы зур бүлмәдә урнашкан. Үзәкнең җитәкчесе – РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе, казый Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин. Аның ярдәмчесе - РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе киңәшчесе Харис хәзрәт Сәүбәнов. Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы, хәрбиләр белән эшләүдә зур тәҗрибәсе булган Марат хәзрәт Аршабаев үзәк белән хезмәттәшлек итәчәк.
Мобилизацияләнгән гражданнар, аларның гаилә әгъзалары һәм туганнарын көн саен 10.00-17.00 сәгатьләрдә кабул итәләр.