Муса Җәлил премиясен дәгъвалаучылардан гаризалар кабул ителә башлады
Республиканың Муса Җәлил премиясен дәгъвалаучылардан гаризалар кабул ителә башлады.
Әлеге премия ике елга бер тапкыр дүрт номинантка – сәнгать, фән, мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән, яшьләр эшкуарлыгы, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә югары казанышларга ирешкән өчен авторлар, коллективлар һәм иҗат берләшмәләренә - Татарстан Республикасының 35 яшькә кадәрге талантлы яшьләренә тапшырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда талантлы яшьләр күп. Муса Җәлил премиясе лауреатлары үзләрен эзләүче башка яшьләргә дә үрнәк булып тора. Бу – уникаль һәм мактаулы бүләк», - дип искәртте ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Министр Муса Җәлил премиясенең төрле еллардагы лауреатларын санап үтте. Алар арасында «Әлиф» спектакле өчен Россиянең «Алтын битлек» премиясенә лаек булган биюче һәм хореограф Нурбәк Батулла, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Булат Ибраһимов, CLEAPL инновацион проекты һәм экологик яктан куркынычсыз технологияләр булдырган өчен эшкуар Иван Захаров һ.б. танылган шәхесләр бар.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар сайтта 19 декабрьгә кадәр кабул ителә.
Өстәмә материалларны түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420021, Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 113а йорты, 2 бүлмә. Элемтәгә керү өчен телефон: 8 (843) 205-00-02, e-mail: Molcentr.Rt@tatar.ru.
Конкурска февраль аенда, Муса Җәлилнең туган көнендә нәтиҗә ясалачак.