Казанда Федерация кубогына көрәш буенча команда ярышлары үтә
Ярышта утыз ике район командалары катнаша.
Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда ирләр арасында Федерация кубогына көрәш буенча команда ярышлары үтә.
Ярышта Татарстанның егерме тугыз районыннан утыз ике команда катнаша. Теләче, Лаеш һәм Казанның Яңа Савин районы икешәр команда тәкъдим иткән.
Ярыш «стенка на стенку» форматында оештырылган. Көрәшчеләр җиде үлчәү авырлыгында команда хисабына Олимпия системасы буенча бил алыша.