Татарстанда мобилизацияләнгән гражданнар өчен 2 меңнән артык бәлеш, тәм-томнар пешерделәр
Казандагы җыелу пунктында мобилизациягә эләккән татарстанлыларга 2 меңнән артык бәлеш һәм тәм-томнар, шулай ук бәйләгән оекбашлар, перчаткалар һәм аптечкалар тапшырылды. «Әнием бәлешләре» республика акциясенең инициаторы – Россия Хатын-кызлар берлеге төбәк бүлегенең «Татарстан хатын-кызлары» оешмасы. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Солдатларга бәлешләрне Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы башлыгы Зилә Вәлиева, шулай ук оешма советы әгъзалары – ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузмичева, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры ярдәмчесе Гүзәлия Минкина алып килде.
Зилә Вәлиева сүзләренчә, «Әнием бәлешләре» акциясен республиканың 30га якын муниципаль берәмлеге хуплаган. Бәлешләрне Казан, Яшел Үзән, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама һәм Алабугада пешергәннәр. Арча, Тәтеш, Сарман, Кукмара, Мамадыш һәм республиканың башка районнарында яшәүче хатын-кызлар үзләренең ихлас теләкләрен, шулай ук төрле тәм-томнар (чәкчәк, бавырсак) юллаган.
Азнакай хатын-кызлары мобилизацияләнгән гражданнарга 500 пар җылы йон оекбаш бәйләгән – аларны татлы күчтәнәчләр белән бергә алып килделәр. Башка посылкаларда солдат көнкүрешендә кирәкле җылы перчаткалар, бүрекләр, аптечкалар бар иде.