Уфада мәктәп пешекчесенә һәйкәл ачылды
Уфада мәктәп пешекчесенә илдә беренче һәйкәл ачылды. Ул Мәҗит Гафури урамындагы 35нче мәктәп янында урнаштырылган. Һәйкәл композициясе биеклеге - 3 метрга якын, авырлыгы 350 килограмм чамасы тәшкил иткән металл конструкциядән гыйбарәт. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Скульптура Балалар һәм диетик туклану үзәге инициативасы белән төзелгән. Иҗади проектны скульптор Андрей Асерьянц тормышка ашырган.
Һәйкәлне ачу тантанасында Башкортстан сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев та катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, республикада балаларны тукландыру өлкәсендә 5 500дән артык кеше эшли. Аш пешерүчеләр мәктәпләр һәм балалар бакчаларында 360 меңнән артык баланы сыйфатлы, тәмле һәм файдалы ризык белән тәэмин итә.
«Балаларны тукландыруның сыйфаты федераль һәм республика конкурсларында күп тапкырлар югары бәя алды, ул хаклы рәвештә Россиядә иң яхшылардан санала. Әлеге һәйкәл, беренче чиратта, аш пешерүче һөнәренең абруен күтәрүне максат итеп куя», - дип мөрәҗәгать итте ул тантанада катнашучыларга.