Мөфти Сабада «Сәламәт милләт» конференциясендә чыгыш ясады
Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә замана медицинасында профилактика һәм терапия роленә багышланган «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чарада катнашучылар һәм кунаклар «Гаилә паркы»нда булды, Саба районы Җәмигъ мәчетендә җомга намазын укыды. Аннары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, конгрессның Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Республика сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге баш табибы Илнур Шәрәфетдинов катнашында конференциянең пленар утырышы ачылды.
Мөфти утырышны Коръән аятьләре укып ачып җибәрде. Чыгышын ул Кол Шəриф хəзрəтлəренең атасы Мансур Сəйеднең сүзлəрен китереп башлады: «Өч бөек нигъмəт бар. Беренчесе - үзенең тəгълимəте белəн һəртөрле гамəлне яхшылыкка юнəлткəн ислам нигъмəте. Икенчесе: тормышыбызны ямьле һəм лəззəтле иткəн саулык- сəламəтлек нигъмəте. Өченчесе: үз көчең белəн ирешелгəн байлыкның нигъмəте». Шушы гыйбарәне Камил хәзрәт сəламəт миллəтнең формуласы дип атарга тәкъдим итте һәм татар миллəтенең исəнлеге һəм имин килəчəге дə шушы 3 нигъмəткə – иманга, физик сəламəтлеккə һəм байлыкка корылганлыгын әйтте.
Бүгенге чарада белгечләр үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, акустик күренешләрнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы, кеше тормышындагы суның әһәмияте, кеше организмын антиоксидантлардан арындыру һәм психологик тотрыклылыкны торгызу механизмнары, шифаханәләрнең кешеләрнең сәламәтлеген профилактикалауда һәм торгызуда роле турында чыгышлар ясый.