Кышкы сезонда Бөгелмәдән самолетлар хәрәкәте расписаниесе билгеле
30 октябрьдән «Бөгелмә» аэропорты кышкы расписание буенча рейслар башкара башлый.
Инде түбәндәге юнәлешләр буенча авиабилетлар сатыла: Мәскәү (Домодедово), Нижневартовск, Сургут, Яңа Уренгой, Ноябрьск, Усинск, Минераль Сулар.
Расписание белән тулырак сайтта танышырга мөмкин.
Аэропорттагы касса телефоны: 8 (85594) 6-35-80. Белешмә хезмәте телефоны: 8 (85594) 6-35-09.