Чиләбедә татар җырына багышланган «Хәтер» бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәре Халыклар дуслыгы йортында узачак «Хәтер» дип исемләнгән татар җыры фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул итә, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.
«Хәтер» фестиваль-бәйгесе 20 елга якын вакыт дәвамында үткәрелә.
2021 елда ул читтән торып уздырылды. Бәйгедә Магнитогорскидан гына түгел, Оренбург, Омск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан, Пермь краеннан һәм Санкт-Петербург шәһәреннән 130 башкаручы катнашкан.
Гаризаларны otk-ddn@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.