Риши Сунак Бөекбритания Премьер-министры булды
Финанс министрлыгының элекке җитәкчесе Риши Сунак Бөекбритания Премьер-министры булды дип хәбәр итә RT басмасы.
Җәмгыятьләр палатасы лидеры Пенни Мордаунт үз кандидатурасын алганнан соң, карар автомат рәвештә кабул ителгән һәм Сунак бердәнбер дәгъвачы булып калган.
20 октябрьдә Лиз Трасс идарә итүче Консерватив партия лидеры һәм Хөкүмәт рәисе вазифаларыннан китүен белдерде. Искәртеп үтик, ул сентябрь башында Борис Джонсонны алмаштырып, Премьер булды һәм вафат булган Королева Елизавета II бу вазифага билгеләп куйган соңгы сәясәтче иде. Нәтиҗәдә, Лиз Трасс антирекорд куйды – ул Хөкүмәтне нибары 44 көн генә җиткәләде.