Синоптиклар Татарстанда бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә
Сишәмбе көнне Татарстанда болытлы һәм җилле һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы нольдән түбән төшәчәк, явым-төшемнәр ихтималы бар. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә республиканың Гидрометеорология үзәге.
Моннан тыш, төнлә көчле җил дә була, аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Шулай ук синоптиклар яңгыр һәм җепшек кар явуы турында да кисәтә. Төнлә һава температурасы –3... 2 булачак, ә көндез бераз гына җылырак – 0-5 градус була.