Менделеевск районында мобилизацияләнгәннәрне аренда түләвеннән азат иттеләр
Татарстанның Менделеевск районында өлешчә мобилизациягә эләккән ир-атлар күчемсез милек, җир кишәрлекләре һәм башка милек өчен аренда түләвен кичектереп тору хокукына ия булды. Бу хакта администрациядә узган эшлекле дүшәмбедә район җитәкчесе Радмир Беляев әйтте.
Менделеевскида мобилизациягә эләгүчеләргә өстәмә ярдәм чаралары булдырылган. Бу Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы тәкъдиме белән эшләнгән. Бу карар Менделеевск районы советының XXIV утырышында депутатлар корпусы тарафыннан бер тавыштан кабул ителә.