Тукай районында терлекләрдә котыру авыруы ачыклану сәбәпле, карантин кертелде
Татарстанның Тукай районы Калмия авылы хуҗалыгында терлекләрнең котыру авыруы буенча карантин кертелде. Бу турыда карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
«Эпизоотик чыганак һәм имин булмаган пункт территорияләрендә терлекләрнең котыру авыруы буенча чикләү чаралары (карантин) билгеләргә», – диелә документта.
Авыру Кырныш авылында Жемчужная урамы 27 йортта урнашкан шәхси хуҗалыкта ачыкланган. Эпизоотик чыганактан 1,5 километр радиустагы территория имин булмаган пункт дип билгеләнгән.
Эпизоотик чыганакта авыру хайваннарны дәвалау, котыруга каршы прививка ясатылган терлекләрдән кала башка терлекләрне алып чыгу һәм алып керү тыела. Территориягә ветеринария хезмәте белгечләреннән тыш, чит кешеләргә дә керергә ярамый. Хайваннарны күчерү белән бәйле ярминкәләр һәм башка чаралар уздыру, зоопарк өчен кыргый хайваннарны тоту да тыела.
Котыру авыруына шик булган соңгы малны чалып, 60 көн узганнан соң карантин бетерелергә мөмкин.