Фәрит Мөхәммәтшин Уфа нефть университетында булды
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Уфа дәүләт нефть техник университетында булды. Ул үзе дә 1979 елда шушы уку йортын тәмамлаган булган. УГНТУ президенты Айрат Шаммазов Татарстан парламенты җитәкчесенә Уфа нефть университетын тәмамлаган абруйлы шәхесләргә бирелә торган мактау таныклыгын тапшырды.
«Уфа нефть институты инде шул чагында ук нефтьчеләр әзерләү буенча илдә иң яхшы вузларның берсе булып торды. Бирегә эләгү зур бәхет иде. Хәзер күп нәрсәләр үзгәргән. Татарстан һәм Башкортстанда нефть чыгару, нефть эшкәртү һәрвакыт икътисадның төп тармаклары булып тора, һәм без биредә белем алып чыккан кадрларны югары бәялибез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, нефть институты киң колачлы фәнни, мәгариф проектларын гамәлгә ашырып, заман белән бергә атлый. Ул әлеге университетта алган белемнәре өчен профессорлар-мөгаллимнәр составына рәхмәт әйтте.
Фәрит Мөхәммәтшинны Чувашия Дәүләт Советы Рәисе Леонид Черкесов һәм Университет ректоры Олег Баулин озата йөрде. Алар Техник университетның уку корпусында булды, коворкинг зоналарын, нефть химиясе процесслары технологиясе, нефть һәм нефть продуктлары анализының физика-химия алымнары лабораториясен карады.
Уфа дәүләт нефть техник университеты 1948 елда Губкин исемендәге Мәскәү нефть университеты филиалы базасында ачылган. Хәзер монда Россиянең 77 төбәгеннән 20 меңнән күбрәк студент белем ала, аларның 1,5 меңнән күбрәге дөньяның 48 иленнән килгән чит ил студентлары.
Нәкъ менә шушында «цифрлы нефтьче» укыту стандарты әзерләнгән, аның буенча инде Россиянең башка профильле уку йортларында да укыталар.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Уфага килде. Иртәгә ул Уфада узачак Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең 65 нче утырышы эшендә катнашачак.