Татарстанда мобилизацияләнүчеләрне беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр
Казанның Медицина югары уку йортлары һәм Татарстанның Катастрофалар медицинасы үзәге укытучылары Татарстанда өлешчә мобилизациягә эләккән кешеләрне беренче ярдәм күрсәтү нигезләренә өйрәтте. Бу хакта «Татар-информ»га Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Казан медицина көллиятеннән 14 укытучы өч көн дәвамында «Казан Экспо» җыелу пунктында лекцияләр уздырды. Теориядән тыш, үз-үзеңә һәм башкаларга ярдәм күрсәтү күнекмәләрен практикада кулланырга өйрәттеләр.
Башка җыелу пунктларында резервистларны КДМА, КДМУ укытучылары һәм Республика клиник хастаханәсенең Катастрофалар медицинасы үзәге белгечләре укытты.
«Табиблар килгәнче беренче ярдәм күрсәтү яраланган һәм имгәнгән вакытта ашыгыч чараларны үз эченә ала. Ул гомергә куркыныч яный торган халәтне бетерү һәм зыян күрүчене транспортировкага әзерләү өчен мөһим. Ярдәмне үз вакытында күрсәтү гомерне саклап калырга һәм мөмкин булган өзлегүләрдән котылырга ярдәм итә», – дип сөйләделәр Сәламәтлек саклау идарәсендә.
Укытучылар һәм табиблар укыту процессын индивидуаль әзерлек режимында оештырган.
Тиздән бу дәресләрне мобилизацияләнгән башка татарстанлылар өчен дә уздырачаклар.