Татарстанның Әлки һәм Питрәч районнарында дуңгызларда Африка чумасы табылган
Татарстанның Әлки һәм Питрәч районнарында дуңгызларда Африка чумасы табылган. Шул сәбәпле берьюлы берничә муниципалитетта бу авыру буенча карантин кертелде. Бу турыда карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
«Эпизоотик чыганак территорияләрендә, куркыныч янаган зоналарда һәм күзәтү зонасында дуңгызларның Африка чумасы буенча чикләү чаралары (карантин) билгеләргә», – диелә документта.
Әлки районында эпизоотик чыганак 300 квадрат метр радиуслы аучылык хуҗалыгында табылган. Куркыныч янаган зонага 20 километр радиустагы территорияләр, шул исәптән Әлки районындагы 38 авыл һәм бистә һәм Спас районында 14 торак пункт кергән.
Икенче чыганак Питрәч районындагы «Радуга» аучылык хуҗалыгында табылган. Куркыныч янаган зонага Питрәч районыннан 44 авыл һәм бистә, Лаеш районыннан 17 һәм Балык Бистәсе районыннан сигез авыл-бистә кергән.
Бу муниципалитетлардан тыш, күзәтү зонасына Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Саба, Тәтеш, Теләче, Чирмешән һәм Чистай районнары да кергән.
Эпизоотик чыганакларда кабан дуңгызын ит өчен эшкәртү, карачкы әзерләү һәм башка максатларда куллану, шулай ук дуңгызлар өчен азык һәм асларына түши торган материал әзерләү дә тела. Бары тик сунарчылык ресурслары санын көйләү өчен генә ау рөхсәт ителә.
Куркыныч янаган зоналарда дуңгызларны алып чыгу, бу малларны сату-алу, итен, дуңгыз асрау калдыкларын, дуңгыз асраганда кулланыла торган җиһаз-җайланмаларны эшкәртү һәм алып чыгу тыела. Моннан тыш, азык әзерләү һәм алып чыгу, авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру, шулай ук хайваннарның санын җайга сала торган аудан тыш, калган ау төрләре тыела.
Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, дуңгызларның Африка чумасы аркасында Татарстанда шәхси хуҗалыклардан дуңгызлар саны өч тапкырга – 19 меңнән 6 меңгә кадәр кимегән.