Үзбәкстанда Халыкара зыярәт туризмы атналыгы була
1-7 ноябрьдә Үзбәкстанның берничә төбәгендә Халыкара зыярәт туризмы атналыгы була. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены хәбәр итә.
Чара кысаларында хаҗ кылу туризмын үстерүгә, шулай ук тематик сувенир продукциясен танытуга юнәлтелгән күргәзмәләр, семинарлар, фәнни-гамәли конференцияләр һәм мәдәни-агарту чаралары узачак.
Халыкара атналыкның төп максаты – илдәге хаҗ кылу туризмы потенциалын ачу, Үзбәкстанны дөнья цивилизациясенең иң төп үзәкләренең берсе буларак тәкъдим итү, дөньякүләм җәмәгатьчелек һәм халыкара оешмалар тарафыннан югары танылуга ия булу, шулай ук хаҗ кылу туризмы хезмәтләрен диверсификацияләү һәм туризм экспортын арттыру, диелә бу хәбәрдә.