Кремльдә күргәзмә ачылышында Минтимер Шәймиевкә яшь плэнерчы җыелмасын бүләк иттеләр
Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремленең реставрацияләнгән Кабулханә бинасында (Присутственные места) «Шәрыкътан яктылык» («С Востока свет») күргәзмәсенә килгән беренче кунак булды. Биредә аңа яшь плэнерчы җыелмасын һәм картина бүләк иттеләр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Оксана Романова яза.
Әлеге күргәзмәдә 8 августтан 18 августка кадәр кыска вакыт эчендә узган плэнерда ясалган 150 сәнгать әсәре тупланган. Рәсемнәр һәм график картиналардан тыш, сыннар, декоратив-гамәли сәнгать жанрындагы эшләр дә бар.
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган проект залларында Минтимер Шәймиев өчен экскурсияне күргәзмәнең кураторы, КФУ доценты Эльмира Әхмәтшина уздырды.
Бу күргәзмә Казанга кадәр Чабаксарда (Чувашия), Симферопольдә (Кырым) һәм Болгарда тәкъдим ителде. Болгарда узган күргәзмәдә Минтимер Шәймиев пленэрда катнашучылар белән очрашты, рәссамнар белән аралашты.
«Болгарда рәссамнар вакытын бик яхшы үткәрде, «Кара пулат» операсын карадылар. Үзләре әйткәнчә, алар бу операны караудан көчле энергия алды — ул алар өчен яңа дөнья ачкан кебек булды. Мисал өчен, Дагыстан рәссамы Мөхәммәд (Дауд) «Кара пулат» операсын караганнан соң бер төн эчендә шул ук исемдәге картинаны ясады», — диде Эльмира Әхмәтшина. Бу график эш, күргәзмәдә ул шушы сериядәге «Җир хәтере» һәм «Дога» эшләре белнә янәшә урнаштырылган.
Тагын бер рәсемдә «Кара пулат» операсына көй язган яшь композитор Эльмир Низамов ноталы бит тотып торган килеш сурәтләнгән. Бу портретның авторы – Александра Кравченко. Рәсемдә ул композиторның опера язгандагы чын нота кәгазен сурәтләгән.
Кырымнан килгән берничә рәссам Казандагы Кабан күле белән хисләнгән һәм аның күренешләрен төшергән. Сүз уңаеннан, пленэр Казанда да, Болгарда да, шулай ук Чабаксарда, Биләрдә, Шыгырданда узды. Монда катнашучы рәссамнарның географиясе киң, аларның иҗади тәҗрибәсе төрле. Алар арасында академиклар, Россия Сәнгать академиясе мөхбир-әгъзалары, Россия төбәкләре һәм республикаларының атказанган һәм халык рәссамнары гына түгел, ә иконалар ясаучы осталар да бар.
«Яхшы зал», – дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев бинаның ремонттан соң торышын һәм күргәзмә пространствосын бизәүне бәяләп.
Минтимер Шәймиевка бүләк итеп пленэрда катнашучы Мәскәү рәссамы Андрей Архиповның «Ак мәчет» картинасын, шулай ук символик рәвештә яшь пленэрчы җыелмасын бирделәр. «Киләсе пленэрда безнең белән бергә рәсем ясарсыз дип уйлыйм», – диде Эльмира Әхмәтшина проектның дәвам итүенә ишарәләп.
Казан Кремлендәге күргәзмәне 10 ноябрьгә кадәр карарга була.