Татарстаннан «Алга» һәм «Тимер» батальоннары өчен 20 тонна ярдәм җибәрелә
Бүген төнлә Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына «Алга» һәм «Тимер» батальоны хәрбиләренә 20 тоннадан күбрәк ярдәм җибәреләчәк. Йөк республика җитәкчелеге ярдәме белән җыелган.
Йөк батальоннар соравы буенча җыелган. Гаризалар Татарстанның министрлар Кабинетына һәм аннан республика ДОСААФына җибәрелә.
«Йөкне туплауда Татарстандагы оешмалар, мәсәлән Кызыл Хач, дәүләт театрлары бик зур ярдәм күрсәтте. Казанның халык һөнәрләре техникумы укучылары хәрбиләргә 7 мең балаклава текте», – диде республиканың ДОСААФ патриотик хәрби һәм спорт бүлеге җитәкчесе Вадим Чиж.
Якын арада «Алга» һәм Тимер» батальоннары хәрбиләре хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле техника – прожекторлар, бинокольләр, мина эзләгчеләр, фонарьләр, радиостанцияләр, ике «УАЗ» алачак. Моннан тыш, хәрбиләргә җылы киемнәр, кышкы итекләр һәм термокиемнәр җыйганнар.