Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2022

Түбән Камада Разил Вәлиевка багышланган әдәби-музыкаль кичә булды

0
Түбән Камада Разил Вәлиевка багышланган әдәби-музыкаль кичә булды

Халык иҗаты йортында халык шагыйре, Түбән Каманың мактаулы шәхесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиевның 75 яшьлек юбилеена багышланган «Еллар аша сөйләшү» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада район һәм шәһәр җитәкчеләре, шагыйрьнең каләмдәшләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, якташлары, туганнары-якыннары, шигърият сөючеләр катнашты.

Алып баручылар Разил Вәлиевның «Яшәү мәгънәсе» дип исемләнгән фәлсәфи уйлану-истәлекләре аша тамашачыны мөхтәрәм якташыбызның тормыш сәхифәләре белән таныштырды. Чарада шагыйрьнең балачак елларыннан алып, бүгенге көнгә кадәр тормыш юлы, иҗади, иҗтимагый эшчәнлеге күз алдыннан кичерелде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Барлык түбәнкамалылар исеменнән юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы Рамил Муллин котлады. Ул Разил аганың республика һәм муниципаль район үсеше өчен куйган хезмәтләренә тукталып, башкарган эшләре өчен зур рәхмәтен белдерде.

«Разил Исмәгыйль улына нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәм дә, аз булыр кебек. Үз тормышында күп гамәлләр кылган, үзеннән соң зур эз, буразна калдырган кеше ул Разил абый. Кайда гына булса да, ул үз җиренең кешесе, Ташлык баласы булып калды. Һәрвакытта Ташлык җире, Түбән Кама җире аның өчен Ватаны булып калды. Әлбәттә, без Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез», – диде район башлыгы үз чыгышында.

Тәбрикләү сүзләрен шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, берлекнең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, «Кама таңнары» әдәби берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев һәм башка кунаклар җиткерде.

Әлбәттә, мөхтәрәм авылдашларын ташлыклылар да котлады. Алмаз Хәмзинның гармун көенә аларның юбиляр белән бергәләшеп «Ташлык гимны»н башкаруы кичәгә кабатланмас мизгелләр бүләк итте.

«Ташлык авылы, Түбән Кама районы миңа - Җир шарының үзәге шикелле. Мин һәрвакыт монда атлыгып кайтам. Түбән Камага мин бик рәхмәтле», - дип, кичә ахырында юбиляр үзе дә якташларына ихлас теләкләрен җиткерде.

Кичә барышында шагыйрьнең күп кенә шигырьләре яңгырады. Әлбәттә, сәхнә түреннән Разил Вәлиев үзе дә тамашачыга шигъри тәлгәшләрен бүләк итте. Юбиляр сүзләренә язылган моңлы җырлар, дәртле биюләр чараны тагын да ямьлерәк, тулырак итте.

 





Губернаторы России
Москва

Собянин: Производство одежды в Москве за последние пять лет выросло в 62 раза





Москва

Дипломатическая бизнес-встреча «Россия - Африка» прошла в Белом Особняке Villa Barvikha


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Под заселение по реновации с начала года передали 20 жилых комплексов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

Бутман и Хабенский представят джазовую версию «Пети и волка» Прокофьева




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В новой Москве соревновались нештатные формирования

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о популяризации спорта

Only Bet – бесплатные прогнозы на спорт


WTA

Россиянка Рахимова вышла в полуфинал турнира WTA в Рабате



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об инвестировании в отечественные цифровые технологии



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России