Россия Хөкүмәте мобилизацияләнүчеләргә хәрби киемнәр сатып алуга акча бүлеп бирде
Россия Хөкүмәте махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәкле киемнәрне сатып алуга оператив рәвештә акча бүлеп бирде, дип хәбәр итте РФ премьер-министры Михаил Мишустин. Бу турыда ул президент катнашында узган хөкүмәт координацион советы киңәшмәсендә әйтте.
Мишустин сүзләренчә, кирәкле барлык төр киемнәрне сатып алуга өстәмә акча каралган. «Контрактация тулы көчкә бара. Безнең яклаучыларның кирәк-яракларга ихтыяҗы булмасын өчен эшләргә кирәк», – дип китерә РИА Новости Мишустин сүзләрен.