Мөхәммәтшин: 30 ел дәвамында ТР Конституциясе нигезендә тынычлык һәм татулыкны ныгыттык
30 ел дәвамында республикада Татарстан Конституциясе нигезендә хезмәт сөючәнлек тәрбияләдек, тынычлык һәм татулыкны ныгыттык, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, традицияләрен, мәдәниятләрен һәм телләрен сакладык. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан Конституциясе: тарих һәм бүгенге заман» интеллектуаль уеннары һәм онлайн-тестлаштыруда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында шулай дип белдерде.
Парламент башлыгы Татарстанның Төп законы 1992 елның ноябрендә, Россия Конституциясеннән бер ел алданрак кабул ителүен искәртте. «Конституцияне республика икътисады кыенлыклар кичергән вакытта кабул иттек. Кичектергесез бурычларны хәл итү өчен бюджетта акча юк иде. Икътисадның барлык өлкәләренең эшен тәэмин итәргә, кешеләргә хезмәт хакы түләргә, төрле дәрәҗәдәге бюджетларны тулыландырырга, салымнарны федераль үзәккә күчерергә кирәк иде – бу кыен һәм җитди бурыч булды», - диде ул.
Мөхәммәтшин шундый шартларда Татарстан Конституциясе әзерләнә башлавын әйтте. Ул халыкның тормышы һәм күп тармаклы икътисад эше белән бәйле төп нигезләрен бүген дә саклап калган. Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан депутатларына хакимият институты, җәмгыять һәм гражданин арасындагы, республика һәм федераль үзәк арасындагы социаль хезмәттәшлекнең яңа төрен җайга сала торган законнарны өр-яңадан язарга һәм кабул итәргә туры килгән.