Тарифлар буенча дәүләт комитеты газлаштыру буенча артта калган районнарны атады
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты газлаштыру программасы буенча күрсәткечләре иң түбән булган Татарстанның 17 районын атады.
«Газлаштыру күрсәткече 30 проценттан кимрәк тәшкил иткән «кызыл зона»га Арча, Чирмешән, Түбән Кама, Спас, Аксубай, Минзәлә, Алабуга, Тәтеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Азнакай, Әгерҗе, Яшел Үзән, Тукай һәм Әлмәт районнары керә. Ике районда (Аксубай һәм Алабуга) бу күрсәткеч 15 проценттан да түбәнрәк», - дип белдерде бүген матбугат конференциясендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников.
Шул ук вакытта, Кукмара (73 процент), Буа (59 процент), Яңа Чишмә (57 процент), Чистай һәм Балтач (53 процент), Апас (52 процент) һәм Әтнә (51 процент) районнары – газлаштыру программасының үтәлеше буенча лидерлар рәтендә.