Профессор Казанда кар катламының кайчан булачагы турында сөйләде
Казанга Төньяк Атлантикадан циклон килә, киләсе атна башында шәһәр аның тыл өлешендә булачак. Әлеге циклон салкын алып килә. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.
«Дүшәмбедән арктик һава хакимлек итәчәк, температура фоны хәзерге вакыттагыга караганда шактый түбәнрәк булачак. Карлы яңгыр яву ихтималы бар. Һава торышы тотрыксыз була. Бу чыннан да автомобильчеләргә кышкы резинага күчәргә вакыт дигән сүз», - диде ул.
Күпьеллык климат үлчәмнәре буенча даими кар катламы Казанда 19-21 ноябрьдә ятачак, ул вакытта уртача тәүлеклек температура -5 градустан төшә. 1 ноябрьдән соңгы чор кыш алды дип атала, температура нульдән түбәнрәк булачак.