«Ярдәм янәшә!» мобилизацияләнгән татарстанлыларга ярдәм итү өчен акча җыюны дәвам итә
Татарстанда мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен акча җыю дәвам итә. Аны «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте оештыра.
Теләге булган һәр кеше ярдәм күрсәтә ала. Җыелган акча гуманитар ярдәм җыюга һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә тотылачак.
Акча «Ак Барс Созидание» хәйрия фондының исәп-хисап счетында туплана. Хәрәкәт эше, шулай ук җыелган һәм сарыф ителгән акча турындагы хисапларны «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» рәсми сайтында карарга була.